Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

"Үзенең тамашачысына тугры шәхес..." - Әтнә театры кайгы уртаклашу хатлары кабул итә

Хөрмәтле шәхес Гомәр ага Мәрдәновны югалтуны ТР халкы да, республика театр коллективлары да авыр кичерә. Әтнә дәүләт драма театры коллективы бу көннәрдә кайгы уртаклашу хатлары кабул итә.

"Театрыбыз бүген бик күп кайгы уртаклашу хатлары кабул итә. Рәхмәт сезгә, барыбыз өчен дә авыр мизгелләрдә күңелегез белән янәшәдә булуыгыз өчен.." - дип яза Әтнә  театрының ачык группасы үз стенасында  https://vk.com/club15547724

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Хафиҗан кызы Әюповадан кайгы уртаклашу хаты алды алар бүген. Ирада Хафиҗан кызы кайгы уртаклашу хатында  Гомәр Ханнан улы Мәрдәновка  "Үзенең тамашачысына тугры шәхес..."дип бәя бирә.
Әтнә халкы Гомәр аганы соңгы юлга озатырга әзерләнә. Урыны оҗмахта булсын.

Театрыбыз коллективының тирән кайгысын без дә уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев