Баулы районында 18 яшьлек Лада машинасы йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, исерек хәлдә автомобиле белән агачка килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә 19 яшьлек пассажир вафат була, машина йөртүче һәм тагын 2 пассажир җәрәхәтләр ала.
Булган хәлнең шартлары ачыклана.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Нет комментариев