Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәвеф-хәтәр

“Машина шартласа, урам белән яна идек”

28 июнь эсселегенә ымсынып, ут чыбыкларының холыксызланып куюыннан, Әтнә районының Яңа Шашы авылында яшәүче Әхмәтовлар хуҗалыгына кызыл әтәч килеп куна: гараж, мунча, җәйге йортлары күз-ачып йомган арада янып юкка чыга.

“Үзебез янабыз, шуны белмим дә икән...”
– Төп йортыбыз калды, шуңа сөенәм. Ятып йокларга ятагыбыз, утырып ашарга өстәлебез, киемнәребез бар. Чыгасы мал – сынау, сабырлык белән кабул итәргә кирәк. Янгын урлаганы да әз түгел, ләкин нишлисең инде, борынгылар белеп әйткәннәр – бурдан кала әле, уттан бернәрсә дә калмый шул. Әмма безнеке калды, Аллаһ куркыныч янгынын да бирде, Үзе үк саклады да, – ди Раушания ханым Әхмәтова. 

28 июнь иртәсендә ул ире Рифат белән, гомер булмаганча капкаларын бикләп, эшкә чыгып китәләр. Рифат Биектауга ук юл тота, шабашкага. Ә менә Раушания ханым балалар бакчасына ашыга. Шул арада колагына җиһанны ярып сызгырган янгын сүндерү машиналарының сиреналары ишетелә.  
– Кемнәрдә чыккан икән бу янгын, әй Ходаем, сабырлык бир, җиңеллек күрсәт үзләренә, бик авыр хәлгә калган бит ул кешеләр, дип уйлыйм, үзебез янабыз икән, шуны белмим... – ди Раушания ханым. – Төтен күтәрелгәнне иң беренче Рафия белән Азат Гыйбадуллиннарның улы күргән. Югалып калмаган, тиз генә анда-монда хәбәр салган да, өйләренә йөгергән. Шуруповерт алып килеп, коймаларны борып алган. Әле бит янгын сүндерү машиналарын эчкә үткәрәсе бар. Ышанасызмы, үз гомеремә беренче мәртәбә капка бикләп эшкә чыгып киттем. Ике кызым да, оныгым да авылда, йокыларыннан бүлеп, теләсә кем кереп йөрмәсен әле, дидем. Мактануым түгел, бездән кеше өзелми, вокзал кебек... Үзебез янганны, ишек алдына керә алмыйча тилмерүләрен ишеткәч, коелыплар төштем. Никләр генә капканы бүген бикләдем икән дип, үз-үземне сүгүләрем. Һәр гамәл Аллаһның рәхмәте, бикләргә кирәк булган! Юкса, капканы ачып керерләр иде дә, гараж ишеген ачып та җибәрерләр иде. Соңгы ялкын теле басылганчыга кадәр гараж ишеген ачтырмадылар, кислород кереп, ялкынның дөрләп кабынып китү ихтималы зур иде. Әле бит гаражда чит ил машинабыз – Сузуки тора, кызым киченнән аның багын тутырып бензин салып кына кайткан иде. Машина шартласа, урам белән яна идек...

“Үзе дөрләп яна...”
Ут дигәне гаражда кабынган. Ут чыбыклары гаражга өйдән килгән, ә өй ишеге төбендә щит урнашкан. Менә шул щитка килеп ялгана бөтен сәбәпләр ди Раушания апа.
– Күршеләр өчен курыктым мин, аларның йорты сайдинг белән тышланган. Безнеке калай-профнастил, йортка ут капмыйсын беләм бит. Күршеләр белән ара да ике генә адым. Күршеләремне генә уттан сакла дип әй елап ялварам Ходайга, кара моны, үзенеке дөрләп яна, күршеләре өчен кайгыра, диләр миңа. Күршеләрне хәсрәтле итүдән дә кыены юк.  Ашыгыч ярдәм хезмәте дә тиз килеп җиткән, рәхмәт. Алып килгән суларын сиптереп бетергәч, күршеләр коеларыннан су бирделәр. Алар суга киткән арада ялкын кабат котырыр иде, шөкер, тиз йөгәнләделәр. Авыл халкы да бердәм, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Мунча да, җәйге йортыбыз да янды. Җәйге йортта мөлкәт күп иде, тотылмаган савыт-саба, автомат кер юу машинасы, суыткыч, телевизорлар, зур өйдән арткан стенканы да шунда чыгарып тезгән идек. Артык әйберне зур өйдә тотарга яратмый  идем... – ди Раушания апа. 

 Янгынны сүндергәч кенә гараж ишеген ачалар. Машинага күз салу белән аңлыйлар, эшкә ярарлык тимер ат түгел инде, яраксыз. 
– Иң мөһиме, үзебез, кызларыбыз, оныкларыбыз исән-сау. Әле бит икенче катта йоклап калган кызларыбыз да бу янгында хәрәп булырга мөмкин иде. Азалия кызым, Казанга китәргә дип җыенып чыгып барганда, ишектән генә чыктым, ишегалды ягына караган тәрәзә атты ди, ялкын кызуы бәргәндер инде. Өске катта апасы бар бит, оныгыбыз! Аларга хәбәр салып, үзен кулда тотып, бик тәвәккәл  эш иткән. Әйдә булган акчаны, бөтен документларны җыештырып күршеләргә керткән, – ди Раушания ханым. – Ә мин кайгы киләсен кизенеп яшәдем. Гел лапаста ут чыгар кебек иде. Ирем белән бөтен эшне бетереп кергәч тә, йокларга ятар алдыннан чыгып, бер кат ревизия ясап керә торган идем. Бу лапаста нидер булыр ахры бер көн дип уйлауларым чынга килде, юравым түгел, сизенүләрем... Ут лапас ягына таба ыргыла дигәч, чәчләремә ут капкандай тоелды. Анда бит ике еллык печән шыплап тулган, түбәсе шифер, яна башласа шарт-шорт атачак дип курыктым. Әйтәм бит, Аллаһы бу хәсрәтне үзе бирсә дә, иң яманыннан да Үзе саклады. 

Хәсрәт дигәне кемнең дә ишеген шакырга мөмкин. Әхмәтовлар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итик. 89046740282 телефоны (Сбербанк, Ак Барс банк карталарына беркетелгән).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев