Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районы кайгыда: Абхазия юлында Галләмовлар гаиләсе авариягә очраган. Әниләре һәм бер балалары үлгән

Язмыш дигәне кайчакларда бигрәк рәхимсез. Питрәч районында яшәүче ике гаиләне кара кайгыларга сала ул: Абхазиядән кайтып килүче Opel Zafira машинасы юлның икенче ягында туктап торган КамАЗ машинасына килеп бәрелә.

змыш дигәне кайчакларда бигрәк рәхимсез. Питрәч районында яшәүче ике гаиләне кара кайгыларга салып, бәхетләрен чәлпәрәмә китерә: Абхазиядән кайтып килүче Opel Zafira машинасы юлның икенче ягында туктап торган КамАЗ машинасына килеп бәрелә. Рульдәге ирнең йоклап китүе нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл бу. Кызганыч, 9 яшьлек оныклары, ирнең 48 яшьлек хатыны Зөлфия Большованың гомере өзелә. Ә менә Зөлфия ханым белән ире Сергейның тәрбиягә алган ике улы да авыр тән җәрәхәтләре ала. 

Фаҗига корбаннары әлегә юлда. Туган җиргә кайгылы хәбәрләре яшен тизлегендә кайтып ирешсә дә, үзләрен туганнары зар-интизар булып Ленино-Кокушкино авылында көтәләр. Ни уйларга да белмәгән, ачы хәсрәтнең җаннарын таш булып баскан мәлләре. Алинә  Галләмова, ягъни шушы һәлакәттә гомере өзелгән 9 яшьлек Радмирның әнисенә бик авыр, әйтеп бетергесез авыр. Галләмовларның гаилә дуслары белән элемтәгә кердек. Гөлия ханым безгә менә ниләр сөйләде.
- Шулкадәр ипле, матур гаилә алар. Алинә бик тырыш, үз бизнесы бар, массаж ясый. Тормышны яратып яшәделәр. Гаиләсе белән Казахстанда ял итеп кенә кайткан иделәр. Актүбәдә башта без ял иттек, бездән соң алар китте. Ә бит бергә барырга хыялланган идек! Отпуск вакыты  бергә туры килмәү сәбәпле, бер үк җирдә ике гаилә ике вакытта ял иттек. Бизнес дигәч тә, анда да авыр чаклар була. Алинә ялдан кайткач, акча сорап куйды. 10 мең сум гына бирә аласыңмы, ди. Бирәм, димен. Берзаман ишетәм, тагын ялга җыена бу. Соң акчаң да юк иде бит әле мәйтәм, кая барасың? Әни чакырды, юл чыгымнарын үзем түлим, барыйк инде бергә кызым, дигәч, каршы килер көч тапмадым, ризалаштым, дип аңлатты. Ярар, мәйтәм, яхшы гына ял итеп кайтыгыз. Әнисе Зөлфия апаның бертуганы Египетка ялга җыенганнар да, ниндидер борчулары килеп чыккач, Абхазиягә барырга уйлаганнар. Апасы Зөлфия ханымны да кодалаганнар, Зөлфия апа исә Алинәне балалары белән үзеннән калдырмаган, - ди Гөлия.

Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, өч гаилә Абхазиядә 10 көнләп тирәсе ял итә.  Кайтырга чыгалар. Зөлфия ханым белән Сергей һәм аларның ике улы бер машинага утыра. Өстәвенә алар, ике балага күңеллерәк булыр диптерме, Радмир оныкларын да үз машиналарына алалар. Икенче машинада кызы белән Алинә һәм Зөлфия апаның бертуган сеңлесе белән аның ире була.  
- Зөлфия апа үз балаларын үстереп бетергәч, ятимнәр йортыннан тагын ике ир баланы тәрбиягә алганнар иде. Әй яраттылар инде алар бу балаларны. Алинә дә шулар өчен үлеп тора иде. Балалар үзләре дә Зөлфия апа гаиләсендә рәхәткә кинәнделәр. Радмир белән дә бик дус иделәр, менә шуның өчен дә Радмирны кайтканда үзләренә алган да инде алар, ¬- ди Гөлия.

"Нихәлләр чыдады икән?"
Аллы-артлы ике машина 26 июнь көнне төнлә юлга кузгала. Туапсе тирәсендә Алинәнең үги әтисе, ягъни Зөлфия апаның ире Сергей идарә иткән машина авария ясый. Артта барган машинада Алинә барысын да үз күзләрен белән күрә.
- Шуңа шаккатабыз, Алинә нинди көчләр белән килеп ачкандыр машинаның ишеген. Үз баласын үзе күтәреп алган ул. Җан ачылары белән кычкыра-кычкыра, улын күтәргән килеш, юлга чыккан. Юлчы машина туктатып, баласын хастаханәгә алып барырга теләгән. Шул арада улы үз кулында җан биргән. Нихәлләр чыдады икән? - ди әңгәмәдәшем.

Зөлфия апаның 4 һәм 6 яшьләр тирәсендәге ике баласын да, үзен дә хастаханәгә китерәләр. Балалар әлегәчә комада, 4 яшьлеген төнлә вертолет белән Туапседан Сочига китергәннәр, операциягә. 
- Кызганыч, Зөлфия апаны табиблар күрүгә, "иллегә илле" өметендә, исән каласына ышандырмыйбыз, исән калса да, хәрәкәтсез ятып кына торачак, дигәннәр. Радмирдан соң китеп барган ул да... Радмир аның кулында үсте диярлек, бик ярата иде ул аны. Алинә юлда кайтып барганда статус куйган, "Оныгыңны үлеп яратканга, үзең дә аның артыннан күкләргә юл алдыңмы, әни?" дип язган. Бакыйлыкка Радмирның үзен генә җибәрмәде Зөлфия апа, сакчыл фәрештәсе булып, үзе дә китте. Узган ел Зөлфия апалар Сочида ял итте. Анда да бит алар Алинәнең ике баласын үзләре белән алып киткәннәр иде. Алар Сочида чакта әле Зөлфия апалар йортының верандасы, беседкалары янып китте. Инде быел шуларны торгызгач, яңадан ясагач кына уллары армиягә китте. Ул балалары да бик кызганыч, хәзер нинди күңел белән хезмәт итәр... - ди Гөлия.

"Кайгыларын җиңә алырмы?"
Хәлне ишеткәч тә, Айрат Гәлләмов юлга кузгалган. Үз баламның гәүдәсен үзем алып кайтам дигән ул. Зөлфия апа белән Радмир  бергәләп кайтып киләләр, юлда. Галләмовлар гаиләсе дусларын иң борчыган хәл - Алинә.
- Яшәмим, яшисем килми, улымны гына җирлим дә, артыннан үзем дә китәм, ди. Бик хисле кеше ул, юк кына әйберне дә йөрәгенә якын алучан, кайгыларын җиңә алырмы, уйларга да куркам. Кызың бар, кызың өчен яшәргә тиеш дип яздым. Кызым өчен дә яшисем килми дип җавап бирде. Кызы быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Баштагы мәлләрдә гел янында булырбыз, ярдәм итәрбез, әмма кайгысы белән кара-каршы торып калачак көн барыбер киләчәк, менә шул чакта нишләр ул бала, - ди Гөлия. - Тәрбиягә алынган балаларның да кечкенәсе бик авыр хәлдә, гомере кыл өстендә, исән калырмы? Исән калса ул балаларны Алинә үзенә алыр дим, юкса ятимнәр йорты аларны кире алырга да мөмкин бит.

Рульдәге иргә берни булмаган. Ул әлегә балалары янында хастаханәдә калган, диделәр. 

Галләмовлар гаиләсенең авыр чаклары. Ярдәм итик.  Валентина Николаевна Галлямованың 89276705582 номеры Сбербанк картасына беркетелгән.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев