Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Саба районында котыру авыруы очрагы ачыклану сәбәпле карантин кертелде

Саба районының Сатыш авыл җирлегендә котыру авыруы ачыклану сәбәпле карантин кертелде. Бу хактагы Указга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Авыру чыганагы Сатыш авылы, Киров урамы, 2нче йорт адресы буенча шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә табылган.

Участоктан 2 км радиуста имин булмаган зона билгеләнгән, аңа Сатыш, Түбән Шытсы һәм Юлбат авыл җирлекләре кергән.

Бу территориядә түбәндәге чикләүләр кертелгән:

вируска бирешә торган хайваннарны дәвалау тыела;

чит затларга керү чикләнгән;

котырудан прививка ясаткан хайваннардан башка хайваннарны кертү тыела;

ярминкәләр, күргәзмәләр һәм сизгер хайваннар катнашында башка чаралар үткәрү рөхсәт ителми.

Чикләүләр вирус йоктыруда шикләнелгән соңгы хайванны юк иткәннән соң 60 көн дәвамында гамәлдә булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев