Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике бала коеда батып үлгән

Ике баланың гәүдәсен Менделеевск шәһәрендәге коеда тапканнар. Бу хакта 4 гыйнварда республика Прокуратурасының телеграм-каналында хәбәр иттеләр

"2026 елның 4 гыйнварында Менделеевск шәһәренең санкцияләнмәгән балалар тавы янында урнашкан коеларының берсендә ике кечкенә баланың гәүдәсе табылган", - диелә хәбәрдә.
"Ике затка саксызлык аркасында үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе 3 өлеше).

Прокуратура тикшерү башлады.

Чыганак:


Нет комментариев