Әтнәдә бүген яңадан   ике машина бәрелеште
Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә бүген яңадан ике машина бәрелеште

Юлларда машина да күп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә җитәрлек. Бер-беребезне хөрмәт итә белергә, үзебезне сакларга кайчан өйрәнербез икән?

Бүген яңадан юл һәлакәте булды район үзәгендә. Олы Әтнәнең бассейн урнашкан чатында "ВАЗ 2109" машинасы юл бирмәү сәбәпле, "Фольксваген" белән бәрелешә.

- Үзләре исән - сау, ә менә техникага зыян килде, - диләр юл хәрәкәте тәртибен саклаучы инспекторлар.

  Фотоларны Айнур Ямалиевтан алдык


Нет комментариев