Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә - юл һәлакәтләре

Кичә кичке якта әйләнгеч юл белән Комыргуҗага китә торган чатта юл һәлакәте булды. Әле ул гына да түгел.

Юлларда тиешле кагыйдәләрне үтәп җиткермибезме,  игътибарсызмы без, һава шартлары да булышадыр, 19ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Әтнә районында  10 юл һәлакәте булган. 

Алла саклаган бу йөртүчеләрне, кеше гомере өзелмәгән. ДАИ хезмәткәрләре телендә алар  "вак ДТП" дип йөртелә. Кайсы юлдан төшкән, кайсы рульне тотып өлгерә алмаган, кайсы сыеша алмаган...

- Кышка керәбез, юлларда сак булыгыз, кар-буран вакытларында тиешле дистанцияне саклагыз...- дип кисәтә ДАИнең Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев. 

С. Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев