Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында булган янгында 1 кеше үлгән

25 ноябрь көнне булган янгынның сәбәпләре ачыклана. 18 +

Район үзәгендәге янгын сүндерү бүлегенә, Түбән Бәрәскә авылында 25 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Янгын чыккан агач йортның бер өлеше керамзит блог белән эшләнгән була. Йорт Әюпов А. исемендә. 9:44 сәгатьтә янгынны сүндергәндә, кухня белән чыгу юлы арасында идәндә Әюпов Ш.ның аңсыз яткан гәүдәсе табыла. Аны янгыннан алып чыгып «Ашыгыч ярдәм» машинасына озаталар. Кызганычка каршы, әлеге кешенең үлгәнлеге раслана.

Әюпов А. хатыны белән әлеге йортта яшәгән. Алар белән йорт хуҗасының әтисе  Ш. да торган.  Ш. улын-киленен Казанга озатып кала. Спиртлы эчемлекләр кулланмаган. Әлеге вакытта сәбәбен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара

1958 елгы әлеге йортка керамзит блок белән өстәлеп янкорма ясалган. Яңа газ котелы куелган, киләсе атнадан йортка газ ялганырга тиешле булган. Әлеге вакытта йорт электр җылыткычлары белән җылытылган. Янгынның сәбәбе дә электр чыбыкларының иске булып, кызып, ут чыккан дип фаразлана. Янгын 100 м2 җирне камап алган. Янгын зыян салган чыгым исәпләнә.

«Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, янгын хәбәрчесен йортыгызда урнаштырыгыз. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр кыйммәтрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз», -дип кисәтә Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев