3 350000 сум акча алган...
Караклык өчен
суд карарын көтүче Саба районында яшәүче ике ир-егетне шартлы срок белән төрмәдән алып калам дип туганнарыннан башта 3 350000 сум акча алган Арчада яшәүче гражданка А. соңрак тагын 2 млн. сорый һәм акча алган вакытта тикшерү органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
- Бүгенге көндә аңа карата өй аресты бирелде һәм аягына богау салынды...- дип хәбәр итте җәәза үтәтү башлыгы Клара Кадимова.
Тормышта гыйбрәтләр бик күп, җәмәгать, кеше ялгышыннан сабак алырга өйрәник. Ялгыш юлда булучыларга тәүфыйк телик.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев