Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Буран чыгу сәбәпле, Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.

Буран чыгу сәбәпле, Татарстан юлларында йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Һава торышы начарлану сәбәпле, юл хәрәкәте куркынычсызылыгын тәэмин итү максатыннан 18.00 сәгатьтә йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, якындагы тәүлектә Татарстанда көчле буран, күз күреме начар булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

Республика дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик сак булырга һәм юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга киңәш итә. Куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, куркыныч тудыручы маневрлар ясамаска – каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска кирәклеге искәртелә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178949/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев