Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Карак — берне генә, янгын барысын да ала

Янгыннардан сак булыйк!

Җәйге айларда урманнарда янгын очраклары арта. Бигрәк тә ял иткәндә тергезеп җибәргән учаклар янгыннар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. 
Сүндереп бетерелмәгән учакларның, теләсә кая ташланган тәмәке төпчекләре, шырпыларның бик зур бәла­ләргә китерергә мөм­кин икәнен онытмыйк.
Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне исегездә тотыгыз.
*Учакны йорт һәм мунча, сарайлардан кимендә 50 метр ераклыкта ягыгыз. Коры чирәмдәә, үләндә бөтенләй  ут көйрәтергә ярамый. Учакны коры печән, үлән, үлән янында якмагыз. Учак ягасы урында 1 метр радиустагы җирне коры үләннәрдән арындырырга кирәк. Шашлык пешергәч, учакка мул итеп су сибегез. Аз гына калган кызган күмердән дә зур янгыннар килеп чыгарга мөмкин. Су сипкәннән соң 5-7 минуттан учакны актарып, таркатып карагыз, пыс­кып калган күмерләр юкмы. Кабатлап әйтәбез, тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташламагыз. Ахыры бик аяныч бетүе ихтитмал.
*Балаларга ут белән шаярырга ирек куймагыз. Шырпыларны ерак яшерегез. Аларга  һәрвакыт күз-колак булып торыгыз. Балалар «зажигалка»ларны урамнан, чүплектән табып алып та, шая­рырга мөмкиннәр. 
Урманнарда төтен чыкканын күрсәгез, шунда ук сәбәбен ачык­ларга, сүн­­дерергә тырышырга ки­рәк, әгәр дә ялкын шак­тый ук җирне камап алса, кичек­мәстән янгын сүн­дерү­челәрне чакырыгыз. Исегездә тотыгыз, ярамаган урыннарда учак яккан өчен закон тарафыннан административ һәм хәттә җинаять җаваплылыгы каралган.
Көтелмәгән хәвеф-хәтәр килеп чыкса, кичекмәстән «Кайнар линия» телефоннарына шалтыратыгыз. 
01 – Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү бүлеге
02 – полиция 
03  – «Ашыгыч ярдәм» 
112 – гадәттән тыш коткару номеры. 
Әлеге номерга кәрәзле телефоннан да шалтыратырга мөмкин. 
Адель Шакиржанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев