Мизгел эчендә юк итә
Эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар, янгыннарда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла.
Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:
– сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;
– биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урман-парк зоналарында учаклар якмагыз;
– урамда шешәләр, пыялаларны ташламагыз. Чөнки алар линзага әйләнеп, кояш нурларын туплап, янгын чыгарырга мөмкиннәр;
– ризык әзерләгәндә мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;
– бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;
– пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;
– балаларга ут белән шаярырга рөхсәт итмәгез.
Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затларны, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев