Штраф суммалары зур
1 июньнән соң, кичке сәгать 23.00дән тртәнге сәгать 6.00гә кадәр өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда балигъ булмаганнарга йөрү тыела.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта балалар ялы турында сөйләшенде.
- 1 июньнән соң, кичке сәгать 23.00дән тртәнге сәгать 6.00гә кадәр өлкәннәр күзәтчелегеннән башка урамда балигъ булмаганнарга йөрү тыела. Шулай ук җәйге чорда мопед, скуторларда йөртү таныклыгыннан башка йөрергә ярамый. Штраф суммалары зур, шуңа күрә дә балалар йөртү таныклыгы булмый торып, скутерларга утырмасыннар иде", - дип кисәтә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев