Республикада көчле яңгырлар, яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә.
Республика территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде.
Татарстан Гидрометүзәге фаразлавынча, 23 апрельдә 15 сәгатьтән 24 апрельдә 2 сәгатькә кадәр яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә, яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Чәршәмбе, 24 апрельдә, актив атмосфера фронтының йогынтысы сакланачак. Төнлә Татарстанның күпчелек территориясендә, ә көндез көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы фаразлана.
Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә 3-8 градуска кадәр суытачак, көндез термометр баганалары 14-19 градустан югары булмаячак.
Алдан фаразлар буенча, җомга, 26 апрельдә, республика антициклон перифериясендә булачак, явым-төшем ихтималы аз. Шимбә көнне, 27 апрельдә, атмосфера фронты йогынтысы зонасында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез һава +16 +21градуска кадәр җылыначак.
Исегезгә төшерәбез, 18-23 апрельдә Татарстанда аномаль эсселек аркасында давыл турында кисәтү гамәлдә-уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-15 градуска югарырак. Аномалиянең сәбәбе Балкан циклоны дип атала.
Нет комментариев