Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан саклану буенча киңәшләр әзерләде

Төп киңәшләр арасында кулны сабынлап юу, медицина битлеге куллану һәм гигиенаны үтәү. "Төчкергәндә авызыгызны кул, уч төбе белән капламагыз, - дип тә кисәтә Әтнә табиблары грипп вакытында. - Аптекадагы маскаларга караганда, үзегез катлы-катлы итеп тегеп кисәгез, яхшырак. Аптекадан алган масканы ике сәгать саен алыштырып тору шарт".

 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы грипп, ОРВИ һәм Covid-19 коронавирус инфекциясен кисәтү буенча инструкция әзерләде.

Министрлык белешмәлегендә алты төп кагыйдә урын алган. Аларга түбәндәгеләр керә: кулларны сабынлап юу, эш урыны гигиенасы һәм гомуми гигиенаны үтәү, медицина битлеге ярдәмендә сулыш органнарын саклау, авыруның тәүге симптомнары күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итү, коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булган зонадагы илләргә сәфәр кылуны кичектерү.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска бәйле эпидемиологик вәзгыять имин булмаган илләрне санаган иде. Әлеге исемлеккә Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иран керә. Министрлык бу илләргә баруны кичектереп торырга тәкъдим итте.

 

коронавирус

https://tatar-inform.tatar/news/health/03-03-2020/tr-s-lam-tlek-saklau-ministrlygy-koronavirustan-saklanu-buencha-ki-shl-r-zerl-de-5726620 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев