Суд карары нигезендә, 30 яшьлек кеше өч тәүлек арестка хөкем ителде.
Полицейскийларга буйсынмаган һәм битлек, перчаткалар киеп йөрүдән баш тарткан өчен Татарстан кешесе кулга алынган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әлмәттә полицейскийлар җәмәгать урынында саклагыч битлексез булган 30 яшьлек ирне туктаткан. Полицейскийлар ир-атка патруль автомобиленә узарга тәкъдим итә. Тик ул, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тәртип сакчыларына буйсынудан баш тарткан.
Суд хокук бозучыны өч тәүлеккә кулга алуга хөкем иткән.
Нет комментариев