Татарстанга Кытайдан килгән битлек җитештерү станоклары бүген эшли башлый
Яңа җиһазлар ярдәмендә Казанда һәм Түбән Камада аена 15 миллионнан артык бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештереләчәк.
Кытайдан 10 апрельдә килгән җиһазларда медицина битлекләрен җитештерү буенча «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең автоматлаштырылган линиясен эшләтеп җибәрү төгәлләнеп килә. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дүшәмбе көнне, 13 апрельдә, линия тулы куәтенә эшли башлаячак һәм хезмәткәрләр конвейердан ук медицина битлекләренең беренче партиясен алачак», — диелә хәбәрдә. Линия сәгатенә 4 мең битлек чыгара ала.
Эшләтеп җибәрү барышы белән «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин танышты.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Кытайдан килгән җиһазлар ярдәмендә Казанда һәм Түбән Камада аена 15 миллионнан артык бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештереләчәк.
Фото:пресс-служба ПАО «Нижнекамскнефтехим»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев