Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфганчыларны искә алдылар

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янындагы обелиск янәшәсендә әфганчыларны искә алу чарасы узды.

Митинг районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов чыгышы белән башланды. Әфганчылар берлеге җитәкчесе Ленар Кәбиров та совет гаскәрләренең Әфганстан иленнән чыгарылуга 35 ел булу уңаеннан чыгыш ясады.

Ә алдагы көнне Олы Әтнә мәктәбендә район әфганчылары белән махсус очрашу узды. Анда районның башкарма комитет җитәкчесеннән тыш, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыхов, районның вентераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм әлегә ялда булган райондашлар, кайбер мәктәп директорлары, укытучылар һәм укучылар да катнашты.

Бу чаралардан фоторепортажлар белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев