Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быелгы кыш уҗым культуралары өчен иң уңышлысы булган

Галим Олег Шайтанов сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый ел күзәтелмәгән. (Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быелгы кыш, соңгы ун ел эчендә, көзге уҗымнар өчен иң уңышлысы ел булган. Әлеге фикерне "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте. "Әгәр кар төшкәнче,...

Галим Олег Шайтанов сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый ел күзәтелмәгән.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быелгы кыш, соңгы ун ел эчендә, көзге уҗымнар өчен иң уңышлысы ел булган. Әлеге фикерне "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.

"Әгәр кар төшкәнче, көннәр кинәт суытып җибәрсә - уҗымнар өчен куркыныч. Әмма узган көздә, көннәр акрынлап суытты, җир 10-15 см лап туңа башлады һәм республиканың барлык территориясендә берьюлы диярлек кар яуды", - диде галим.

Олег Шайтанов сүзләренчә, узган ел көннәр суыту белән кар яту "үзара килешеп эшләгән".

"Туфрак туңу һәм кар төшү бер вакытка туры килде. Кар 10-20 см тирәсе яуды. Мондый катлам зәмһәрир гыйнвар суыкларына да чыдам. Бу шартларда уҗымнарга куркыныч юк. Быелгы кыш көзге культуралар өчен аеруча да уңышлы килде. Бу - уҗымнар өчен соңгы дистә ел эчендәге иң яхшы ел", - диде Шайтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев