«Сандугач» республикакүләм вокалистлар конкурсыннан кайтты Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары. Шатлыклы хәбәр кайтты.
28 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә «Сандугач» республикакүләм вокалистлар конкурсы узды
Конкурсның максаты: татар халык җырларын, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләргә тарту, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Конкурс 3 номинациядә узды. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Кәбиров Фирдүс һәм Хәмидуллина Әдилә зур уңышка ирештеләр – Фирдүс 1нче, Әдилә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Аларның сәнгать җитәкчесе - Шакиров Габделәхәт Муллахметович. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Мәгълүматны хәбәрчебез, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары Фәридә Хәсәнова язып җибәрде.
Ф.Хәсәнова фотолары
Нет комментариев