Әтнә таңнары да кушылды
Татарча диктантны быел 10-12 сентябрь көннәрендә, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча) дә язачаклар.
Әлеге диктант язу акциясенә "Әтнә таңы" газета редакциясе коллективы да кушылды. Нурия Файзрахманова, Фәридә Филатова, Гөлшат Шиһапова диктантны редакциядә яздылар. Ә газетаның баш редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова, Олы Әтнә мәктәбендә укучыларга һәм укытучыларга диктант яздырды. Хәмит Бадиков үз мәхәлләсендәге мәчеткә йөрүчеләргә диктант яздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев