Әтнәдә пиротехниканы тикшерәләр
Әтнә Эчке эшләр бүлегенең административ законнар үтәлеше инспекторы Эльвира Әмирова якынлашучы Яңа 2018 ел белән ихлас котлап, пиротехник эшләнмәләр буенча махсус операция башлануын хәбәр итте. "2017 елның 22 декабреннән 2018 елның 15 гыйнварына кадәр пиротехника әйләнеше белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау буенча махсус чаралар узачак", - диде. Пиротехник эшләнмәне сату...
Әтнә Эчке эшләр бүлегенең административ законнар үтәлеше инспекторы Эльвира Әмирова якынлашучы Яңа 2018 ел белән ихлас котлап, пиротехник эшләнмәләр буенча махсус операция башлануын хәбәр итте. "2017 елның 22 декабреннән 2018 елның 15 гыйнварына кадәр пиротехника әйләнеше белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау буенча махсус чаралар узачак", - диде. Пиротехник эшләнмәне сату өчен сертификат булу, аны тиешле урыннарда гына сату, яше җитмәгәннәргә сатмау - болар барысы да полиция хезмәткәрләренең күз уңында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев