Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Балалар «коррупция» төшенчәсенең асылын карадылар

Жәйге каникуллар чорында бу өлкәдә нинди чаралар уткәрелүе турында тулырак мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфия Шаһидуллинадан сораштырып үттек.

Ел саен Әтнә муниципаль районының мәктәп яны лагерьларында җәйге чорда балалар һәм яшьләрдә коррупциягә каршы карашны пропагандалау һәм формалаштыру, намуслылык, тәртип тәрбияләү максатыннан коррупциягә каршы чаралар үткәрелә.
2024 елның  июнь аенда мәктәп яны лагерендә, укучылар катнашында коррупциягә каршы торуга багышланган чаралар, әңгәмәләр, акцияләр оештырылды һәм үткәрелде.
Әйтик, Кунгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дуслык» лагеренда «Без коррупциягә каршы» дигән темага әңгәмә узды.
Башта балалар «коррупция» төшенчәсенең асылын карадылар, аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, аңа каршы көрәш буенча ил хөкүмәте нинди чаралар күрүен белделәр, шулай ук проблемалы мәсьәләләр буенча күмәк фикер алышуда катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев