Бу хакта республика прокуроры урынбасары хәбәр итте.
Татарстанда бер ел эчендә ачыкланган коррупцион җинаятьләр саны 23% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика прокуроры урынбасары Тимур Нуриев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2025 елда төбәктә коррупция юнәлешендәге 1200дән артык җинаять ачыкланган. Татарстан ачыкланган хокук бозулар саны буенча Россиядә беренче урынны алды.
"Бу безнең республикада коррупциянең югары дәрәҗәсе турында сөйләми. Бу хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшләве турында сөйли", - дип ассызыклады Нуриев.
Нет комментариев