Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Рәнис Галимҗанов 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

Бу җиңү – Рәнис Рафис улының музыкага булган чиксез мәхәббәтенең, талантлы педагог буларак күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе.

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Галимҗанов Рәнис Рафис улы, "Патриоты России" дип исемләнгән Республика конкурс фестивальдә катнашып, 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Әлеге конкурс фестивальдә республиканың төрле районнарыннан килгән иң көчле башкаручылар катнашты. Рәнис Галимҗанов жюри әгъзаларын баянда уйнау осталыгы, музыкальлек хисе һәм сәхнәдә үзен тотышы белән таң калдырды. Ул башкарган әсәрләр тамашачыларны да битараф калдырмады.

Рәнис  – үз эшенә бирелгән, яшь буынга музыка серләрен өйрәтүдә зур өлеш кертүче укытучы. Аның укучылары республика һәм халыкара конкурсларда даими рәвештә җиңүләр яулый. Ул һәр баланың сәләтен күрә, аларны үстерергә, иҗади уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Рәнискә алга таба да иҗади уңышлар, яңа казанышлар һәм сәламәтлек телибез. Ул – мәктәпнең горурлыгы, яшь музыкантлар өчен үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев