Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

«Бер вакыт кына»

Мөнир Шакиров.

Авыл бетә, югала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кызганычка каршы бүгенге көндә авылларның язмышы  шундый хәлдә. Ләкин шуңа да карамастан авылның яшәеше өчен үзеннән зур өлеш кертүчеләр дә юк түгел. Әлеге язма моңа ачык мисал.

Сүзем, Күшәр мәдәният йортында булып узган "Бер вакыт кына" дип исемләнгән авыл җыены турында.  Җыр-моңга, шигърияткә бай кичә барышында үткәннәрне барлап, киләчәккә яңа максатлар куелды.

Авылның мактанырлык эш-гамәлләре шактый. Шуның иң-иңнәренең берсе мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сердәшләр" фольклор ансамбленә халык исеме бирелү.

Бу уңыш артында никадәр хезмәт һәм тырышлык ятуын ансамбльнең җитәкчесе Галиева Лилия Рашат кызы белән коллективтагы апалар үзләре генә беләдер. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, авылыбызның җитәкчеләре дә сәнгать җанлы. Күшәр күмәк хуҗалыгы рәисе Галиәхмәтов Илнар Илдар улының ансамбльгә сертификат тапшыруы бәйрәмгә аерым күтәренке рух өстәде. Уңышка ирешүнең сере уртак көч һәм тырышлыкта булуын аңлап яши торган җитәкчеләр булганда авыл яшәячәк әле.

Гомумән, "Сердәшләр" халык фольклор ансамбле авылның визит карточкасы булып буыннан буынга яшәсен иде дип залда утырган һәр кешенең изге теләге булгандыр, минемчә.

Кабаттан авыл бәйрәменә әйләнеп кайтып, сәнгать һәм мәдәният өчен көнне-төнгә ялгап яшәүче китапханәбез мөдире Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы белән мәктәп укучыларының хезмәте бу кичтә аерым игътибарга лаек. Мәдәният йортының китапханә һәм мәктәп  белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә әлеге кичә югары дәрәҗәдә узды.

Кичәнең авторы, авылдашыбыз, бүгенге көндә Казанда яшәүче мәдәният өлкәсендә инновациләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге методисты Насыйбуллина Миләүшә Гыйльметдин кызы. 


Шәһәрдә яшәп тә, авылның киләчәге өчен җаны-тәне белән янып-көеп яшәүче гадилеге белән бөек шәхес ул. Залда утырган авыл халкы сәнгать өлкәсендә исемнәре бөтен республикага танылган авылдашлары белән беррәттән дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче якташларының экраннан сәламләүләрен караганда йөзләренә соклану һәм горурлык хисе иде.
Дөньялар тыныч булып, ерак араларны якын итеп очрашулар әле алда буласына юрап, киләсе очрашуларга кадәр дип таралашты халык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев