Казанда бердәм фольклор көнен бик зурлап билгеләп үттеләр
Чараның иң мөһим вакыйгасы – Әтнәнең этномәдәни байлыгы «Чыпта бәете» паспортының 1нче дәрәҗә лауреат исемен алуы булды!
Казанда бердәм фольклор көнен бик зурлап билгеләп үттеләр. Аның кунагы булып Әтнәдән килгән талантлы балалар – "Ал чәчәк" үрнәк бию коллективы (җитәкчесе Алия Абдуллина, укытучысы Ләйсән Корбанова) чыгыш ясады.
Әтнә мәдәният йорты каршындагы "Сөмбел" халык фольклор ансамбле үзенең югары осталыгын "Чыпта сугу" күренеше белән күрсәтте.
Бүгенге көннең иң зур яңалыгы – "Чыпта бәете" (Әтнәнең матди булмаган этномәдәни байлык объекты) 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Безнең туган ягыбызның фольклор мирасы тагын бер тапкыр югары бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев