Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Китапханәчеләр җыелды

Кичә үзәк китапханәдә районыбыз китапханәчеләре чираттагы киңәшмәгә җыелдылар.

Бу юлы да  ул агымдагы  елда башкарылган  эшләргә нәтиҗә  ясауга, киләсе елга  план төзүгә багышланды. Нечкәлекләрен сорап, район үзәк китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскаровага мөрәҗәгать иттек.

–  Китапханә эшендәге яңалыкларга, үзгәрешләргә басым ясадык, республикакүләм конкурс җиңүчеләре һәм актив катнашучыларны Диплом, Мактау грамоталары белән бүләкләдек. Мәдәният министрлары  тарафыннан  ел саен уздырыла торган “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” конкурсында грант отучы Күәм китапханәчесе Вафина Луизаны чираттагы җиңүе белән котладык. Район турын узып, республика конкурсына тәкъдим ителгән эшләр – үзәк китапханә һәм Ташчишмә китапханәсе төзегән видеороликлар белән таныштык. Китапханәчеләрнең ике командага  бүленеп эшлекле уенга катнашулары  киңәшмммәне җанландырып җибәрде. Традиция буенча киңәшмәбезне  Яңа Шашы китапханәсенең  тәҗрибә уртаклашу презентациясе  белән тәмамладык, – дип хәбәр итте район үзәк китапханәсе җитәкчесе Алсу Әскарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев