Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
мәдәният

«ТизЛәгән” тау шуу фестивале шаулап узды

Әтнә район мәдәният йорты тарафыннан Иске Өҗем авылында “Нугай” тавында “ТизЛәгән” тау шуу фестивале шаулап узды.

Килгән кунаклар кайнар коймак, җылы чәйдән авыз иттеләр. Фестивальдә төрле уеннар белән беррәттән халкыбызның онытылып барган милли уеннарына да өстенлек бирелде. Бәйрәмгә тагын дә ямь өстәп, фестивалнең махсус кунагы Винарис Илъегет чыгыш ясады.   “Нугай” тау башы ул көнне балаларның  шатлыклы  чыр - чу тавышыннан, олыларның  рәхәтләнеп, дөньяларын онытып  тау  шууыннан гөрләп торды. Көне дә бик матур булды, халык та күп килде һәм бик яратып, һәркем чын күңеленнән ял итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев