Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Әтнәдә - Театр елын ачу тантанасы - фоторепортаж

Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде.

     Бөтен Россия буенча Театр елын ачу тантанасы 2018 елның 13 декабренә билгеләнде һәм  100 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасында тантаналы чара үткәрү өчен Әтнә театры сайланды.

Театр кичәсен Г.Камал театры  белән Әтнә театры коллективы әзерләде. Сценарий авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев.

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремльнең рәсми порталында басылган документ текстында әйтелә.

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, - диелгән Указда.

     Кунакларны кабул итүгә һәм тантананы уздыруга актив әзерлек алып барылды һәм менә ул тантанага санаулы минутлар калып бара.

Театр елын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров, Татарстан мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова катнаша.

Театр елын ачу тантанасы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруындагы "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек  белән башланып китте.

 "Театраль Татарстанның тагын бер үзенчәлекле ягы - бездә театрлар халыкның ихтыяҗыннан туа. Һәр район-шәһәр мәдәният сарайларында халык театрлары эшләп килә.Татарстанда бүгенге кәндә 100гә якын халык театры эшли. Аларны энтузиаст - канатлар яшәтә. Бу 100 ел элек тә шулай булган, бүгенге көндә дә шулай..."- дип алып баручылар  тантана барган сәхнәгә Әлмәт дәүләт драма театры коллективын чакырдылар.... -  бәйрәм тантанасында күренешләр әнә шул рәвешле алмаша тора... 

"Театрларны төзекләндерү - безнең эш, аларның эчтәлеген булдыру сезнең эш" - диде Президентыбыз. Әлеге чара барышында илбашы Рөстәм Нургали улы Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийга Почет ордены, Буа театры директоры Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исемен тапшырды.

Тантананың икенче өлеше Әтнә театры тарихына багышланды.

 

Әлеге чарадан Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары.

Тулырак язманы соңрак тәкъдим итәрбез.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев