Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Фитофторадан ничек сакланырга?

Фитофтора споралары туфракта яши.

Помидор фитофторага бирешмәсен өчен, нәрсә белән эшкәртергә икән? Химикатлар сиптерәсе килми.

Фитофтора споралары туфракта яши. Помидорның аскы яфракларын гел кисеп торыгыз. Төбен печән белән мүлчәләү файдалы. Мүлчә җирне ашлый, дым саклый һәм черегәндә печән таякчыгы үрчи.

Печән таякчыгы нигезендәге иң популяр препарат — Фитоспорин. Аның эремәсе бүлмә температурасында 3 ай саклана. Аның белән помидорлар кызарганда да эшкәртергә ярый.

10 л суга 3 мг яшел су (зеленка) кушып, өстән сиптерергә.

10 төймә фурацилинны 1 стакан кайнар суда эретеп, 10 л суга кушарга, эремә караңгы урында озак саклана. Мондый эшкәртүне 7-10 көн аралык белән өч тапкыр кабатларга була. Соңгысын помидорлар кызара башлаганчы эшләргә кирәк.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев