Кычыткан чыккан
Мең дә бер киңәш

Кычыткан чыккан

Сугыш вакытында әбиләребезне кычыткан ашы гына коткарган.

Эш шунда, кычыткан – бик файдалы үсемлек.

Бу очракта аны ашар өчен дияргә кирәк. Кычыткан составында B, C, E, K витаминнары һәм каротин бар.

Моннан тыш ул сидек куу һәм ялкынсынуга каршы үзлеккә ия, нерв системасын тынычландыра (әтәләсә – киресенчә).

Ашказанындагы җәрәхәтләрне тазарту процессын тизләтә. Ә инде кычыткан составындагы хлорофилл матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш органнары эшчәнлеген көйли.


Нет комментариев