Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Савыктыручы эчемлекләрне беләсезме?

Нәрсә генә янамый хәзер безнең организмга!

Грипп, ковид, ОРВИ... Нәрсә генә янамый хәзер безнең организмга! Салкын тию, вируслы авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән файдалы җылы эчемлекләр кулланырга кирәк. Аларның кайсылары иң нәтиҗәле? Хәзер беләбез. 

Акмай һәм бал кушылган җылы сөт. Бу эчемлек савыгуны тизләтә, аеруча тамак авыртудан һәм ютәлдән файдалы. Сөтне кәстрүлдә 60 градуска кадәр җылытыгыз һәм бераз эретелгән акмай һәм бал кушыгыз. Мәтрүшкә, юкә чәчәге, ромашка төнәтмәләрен дә бераз кушарга була. Җылы килеш эчегез.

Мүк җиләге белән имбирдан морс ясап эчсәгез, иммунитетыгызга зур ярдәм булыр. Шикәр урынына бал кушсагыз, тагын да файдалырак.

Лимонлы коктейль. Халык медицинасына ышанучылар, бу эчемлек салкын тиюне 1-2 көндә юк итә, ди. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.

Кайнар чәйгә лимон, имбир, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.

Ә сез нинди эчемлекләр кулланасыз? Бәлки, сез генә белгән рецептлар бардыр?

Сәламәт булыгыз!

Автор: Ләйсән Якупова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев