Сусауны басар өчен лимонад ясыйбыз
Мең дә бер киңәш

Сусауны басар өчен лимонад ясыйбыз

Эсседә сусауны басар өчен өйдә ясалган лимонадтан да әйбәт эчемлек юктыр. Өйдә ясауның тагын бер уңай ягы — кибеттәгедәге сыман химия тутырылмаган булуы да.

Кыяр һәм бөтнекле лимонад
Кирәк булачак: 1 кыяр, 250 мл лимон согы, 160 гр шикәр комы, 1,5 л газлы минераль су, 1 лимон, 1 стакан бөтнек.
Савытка ярты кыяр, бөтнекнең яртысын, шикәр һәм лимон согын кушып, җылытабыз. Шикәр эрегәннән соң уттан алып, суытабыз.
Зур савытка калган әйберләрне салып, җылытып-суытылган кушылманы шуның өстенә  сөзәбез. Аннан өстенә газлы су салабыз. Лимонад әзер!

Шәһри Казан


Нет комментариев