Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Ак күңелле шагыйрь"

Кичә районыбыз мәдәният үзәкләрендә, мәктәпләрендә халык шагыйре Сибгат ага Хәкимнең туган көнен билгеләп уздылар.

Түбән Көек  төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә мәктәп  китапханә белән авыл китапханәсе берлектә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көнен билгеләп, "Ак күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Кичә барышында шагыйрьнең иҗаты турында сөйләнде, С.Хәким музеендагы мәгълүматлар файдаланылды.

 

     Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов; 4 декабрь 1911, Күлле Киме, Чар өязе, Казан губернасы, Русия империясе3 август 1986, Казан, ТАССР, РСФСР) — күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе.

КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы (1968—1971), Татарстан Югары Шурасы депутаты (1963—1967), Казан шәһәр Шурасы башкарма комитеты депутаты (1955—1957), Татарстан АССР Югары Мәхкәмәсенә халык утырышчысы (1954—1958), Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1954 елдан бирле), идарә рәисенең урынбасары (1954—1958). РСФСР язучыларының икенче корылтаеның РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Ул шулай ук күп еллардан бирле Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә, «Казан утлары» журналы редколлегиясе составында зур җәмәгать эшләре алып барган.

 

Чыганак: http://tkoek.ucoz.ru/news/k_renekle_shagyjr_sibgat_kh_kimne_tugan_k_ne_bilgel_p_telde/2018-12-04-965

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев