«Мәктәп классикасы» кысаларындагы мәдәни сәяхәт.
Театр — ул сүзләр генә түгел, ә җанлы хис-тойгылар, сәхнә арты серләре һәм профессиональ осталык дөньясы. Комыргуҗа мәктәбенең «Алтынай» театраль коллективы өчен бу сүзләр хәзер тулы мәгънәсендә чынбарлыкка әверелде. Алдынгылар хәрәкәтенең «Мәктәп классикасы» проекты кысаларында оештырылган мәдәни экспедиция кысаларында яшь артистлар Казанга юл тотты. Сәфәр ике зур мәдәни ноктага баруны үз эченә алды, һәркайсы балалар өчен чын ачыш булды: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Укучылар өчен бу легендар сәхнәгә аяк басу — үзе бер горурлык.
Алар татар театрының бай тарихы, аның традицияләре һәм үсеше белән таныштылар. Сәхнә арты серләренә төшенеп, театрның үзенчәлекле, тылсымлы атмосферасын тоеп, профессиональ сәхнәнең ничек яшәвен үз күзләре белән күрделәр. Бу очрашу яшьләргә милли мәдәниятнең никадәр тирән һәм бай булуын аңларга ярдәм итте.
"Болак" яшьләр театры. Биредә коллектив Туфан Миңнуллинның «Ханыма» спектаклен карады. Җырлы-биюле, дәртле комедия, актерларның тере уены һәм музыкаль бизәлеш беркемне дә битараф калдырмады. Спектакльдән алынган энергия, юмор хисе һәм актерлык осталыгы «Алтынай» коллективына яңа иҗади этәргеч бирде.
Мондый сәфәрләр — гап-гади экскурсия генә түгел. Бу — чын осталык дәресе. Сәхнәдә профессионаллар ничек эшләвен күрү, аларның хәрәкәтләрен, тавыш модуляцияләрен, тамашачы белән элемтәсен тою — үзешчән артистлар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә. Казаннан балалар яңа идеяләр, репетицияләр өчен кызыклы алымнар һәм киләчәк постановкалары өчен илһам алып кайттылар.
Алинә Әхтәмова, Комыргуҗа урта мәктәбенең «Алтынай» театр коллективы җитәкчесе
Нет комментариев