Түбән Көек төп мәктәбе дә яңа уку елын яңарып каршы ала
Белем йортының алдагы ел кимчелекләреннән арынып, төзәлеп килүе бер хәл – бу уңайдан биредә үз көчләре белән ремонт уздырганнар, зур яңарыш – ашханәгә капиталь ремонт үткәрү белән бәйле.
Хәмит Бадиков
Мәктәп директоры Сөмбел Кадыймова бу хакта ихлас куанып сөйләде. Шатланырлык та шул, анда кергәч үк, үзеңне икенче төрле җирлеккә килеп чыккандай хис итәсең. Ә газетабызда Түбән Көек мәктәбе ашханәсенең бүгенгесен шушы мәкалә аша тасвирларга булдым.
– Биредә барысы 7 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды. Моннан тыш ашханәгә 1 млн. 711 мең сумлык җиһазлар алынды, – дип куана җитәкче.
Башкача әйтсәк, барысын исәпкә алсак, 9 млн. сумга яңартылган бу ашханә. Хәзер һәр өлкәне аерым күзаллап үтик.
Тулаем алсак, барлык идән-түшәм, стеналар, штукатуралар кубарылган һәм янәдән плиткәләр ябыштырылган. Кыскасы, аклыгы, пакълеге белән ашханә ерактан үзенә дәшеп тора хәзер.
Җылылык системасы элеккечә калса, санузеллар тулысынча яңартылган. Су торбалары да заманчага әйләнгән. Элекке агач ишекләр дә, шул исәптән запас чыгу юллары да пластикка алыштырылган.
Барысы 16 ишек. Шулай ук биредә 16 тәрәзәнең стеклопакетка алыштырылуын да билгеләргә кирәк. Тәрәзә яңаклары элек штукатурка иде, аларын да плиткәгә алыштырганнар. Боларны ашханәнең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күзаллар өчен язам.
Җиһазларга килсәк, беренче күзгә чалынганы – пароконвектомат булды. Гадәттә ул кунакханәләрдә генә була торган иде.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Ул ашамлыклар әзерләү өчен югары сыйфатлы сервис һәм меню төрлелеген тәэмин итүче профессиональ җиһаз. Заманча мичләр һәм пар конвектоматлары зур күләмдә азык-төлекне нәтиҗәле әзерләргә, тотрыклы сыйфатны сакларга һәм кунакханә бизнесы шартларында процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук тагын бер яңа газ плитәсе, яңа “варочный шкаф” алганнар – анысы мичтә, гриль белән кыздыру, конвекция белән пешерү җайланмасы дип аңларга кирәк. Моннан тыш “мойка”ларны да яңартканнар – берничә яңасы барлыкка килгән.
Монда төзегәндә үк ашханә цехлары СанПин кагыйдәләренә туры китереп проектланган иде. Шуңа күрә үзгәреш юк. Аерым алсак, яшелчәне беренче тапкыр чистарту бүлмәсе, анда ук бәрәңге кабыгын әрчү җайланмасы да бар, янәшәдә икенче тапкыр эшкәртү цехы – бирегә бары чистартылган яшелчә керә. Башта бүлмә бактерицидный лампа белән эшкәртелә. Яшелчәләрне саклау бүлмәсендә берничә зур лар урнаштырылган. Аерым он цехы да бар. Дөрес, ул мәктәп яшендәге укучылар өчен түгел, чөнки бу очракта кулланылмый. Әмма Түбән Көек авылының балалар бакчасы да хәзер төп мәктәп белән берләште, димәк монда мәктәпкәчә балалар төркеме дә тәрбияләнә – камыр ризыклары шул балалар өчен дип аңлагыз. Аңлашыладыр, монда ук электр камыр басу җайланмасы да бар.
Янәшәдә кладовой урнашкан. Анысы мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме өчен дә, укучылар өчен дә уртак. Техник персонал өчен дә аерым бүлмә бар – инвентарьлар шунда урын ала.
Аерым, үзләренчә итеп әйтсәк, “салкын цех”лары да бар. Анда суыткычлар урнаштырганнар. Тазә (свежий) ит, тавык, балык өчен дә бер цех бар. Юу ваннасы да, кисү такталары, пычаклар – барысы да аерым.
Китерелгән ашамлыкларны кабул итү ишеге дә аерым каралган. Кабул итүчеләре – ак халатлы, медицина кенәгәле хезмәткәрләр булачак.
Кыскасы, бик матур, яхшы проект белән эшләнгән – заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган ашханә булган бу.
Биредә эш барышы район җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим контрольдә тору нәтиҗәсендә, бик кыска арада гаять зур күләмле эш башкарылуын ассызыкларга кирәк. Әле бит бу гына да түгел, “Уңыш” агрофирмасы тәрәзәләргә жалюзилар бүләк итәргә вәгъдә иткән.
Соңыннан мәктәп директоры яңа уку елына әзерлек уңаеннан мәктәптә эшләнгән косметик ремонт барышы белән дә таныштырып узды. Башкача итеп әйтсәк, Түбән Көек төп мәктәбе 2026/2027 уку елына әзер!
Нет комментариев