Олы Бәрәзә мәктәбенең «Нур» уен курай ансамбле уңышлы чыгыш ясады .
Арча районында «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә оештырылды. Г. Курсави исемендәге Арча күппрофильле лицее сәхнәсендә Арча, Питрәч, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә район этаплары җиңүчеләре чыгыш ясады.
Нет комментариев