Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Диләрә Гарипова һәм укытучысы (әнисе) Гүзәл Гарипова зур бүләккә ия булдылар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2024 елда татар теле буенча БДИны уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

 Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Гарипова Диләрә һәм укытучысы (әнисе) Гарипова Гүзәл Фарил кызы татар теленнән БРИ бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләгән укытучылар  туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән очрашуда катнаштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында узды. Очрашу бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды. Укучылар кыйммәтле сертификатлар белән, укытучылар исә бүләкләр һәм "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.  

«Вакытында безгә этәргеч биреп, татар теленнән имтихан сайлатканнары өчен Мәгариф бүлеге җитәкчесе  Рафис Рәфкать улына һәм аның җитәкчелегендә эшләгән методистларга зур рәхмәт! Бу эшебез нәтиҗәсендэ зур бүләккә ия булдык», – дип куанычын уртаклашты Гүзәл Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев