Коронавирус аркасында укучыларның язгы каникуллары озайтыла
Мәгариф

Коронавирус аркасында укучыларның язгы каникуллары озайтыла

Татарстан мәктәпләрендә укучыларның каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтыла,

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору гамәлләре дәвам итү сәбәпле, мәктәп укучыларының язгы каникуллары 12 апрельгә кадәр озайтылды. Баштарак 5 апрельгә кадәр дип билгеләнгән иде. Бу карар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде, дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

"Өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать, музыка мәктәпләре шулай ук каникуллар режимында 12 апрельгә кадәр эшли", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева. Әмма балалар бакчалары штат режимында эшләячәк.

Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы сайтында да хәбәр ителә.


Нет комментариев