Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узачакмы?

Бүгенге көндә әлеге сорау күпләрне борчый.

Башка елларны балалар бакчаларында, башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре матур итеп уза торган иде. Мәктәпләрдә апрель аеннан әлеге бәйрәмгә әзерлек башланып китә торган иде. Кызганычка каршы, быел коронавирус вәзгыяте белән бәйле рәвештә билгесезлек хөкем сөрә. Район мәгариф бүлегенә дә кызыксынган сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Бүгенге көндә Соңгы кыңгырау бәйрәмен министрлык дәрәҗәсендә ничек үткәрү буенча сөйләшүләр, фикер алышулар бара. Тәгаен генә ни буласын әлегә белмисез. Билгесезлек, - дип аңлаттылар.

Булган очрак та, бөтен җирдә дә бертөрле форматта узачак, дигән имеш-мимешләр дә бар.

Кыскасы, яхшыга өметләник. 

Фото: Узган ел Олы Әтнә урта мәктәбендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәме күренешләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев