Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 класс укучылары Казан югары танк команда училищесында булдылар
Чара һөнәри юнәлеш бирү кысаларында узды һәм яшьләрне хәрби белгечлекләр белән таныштыруга юнәлдерелде.
Укучылар илнең иң борынгы хәрби училищеларының берсенең уку базасын күрү, курсантларның уку һәм көнкүреш шартлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек алдылар. Аларга белем бирү процессында кулланыла торган заманча техниканы һәм җиһазларны күрсәттеләр, шулай ук хәрби карьера перспективалары турында сөйләделәр.
Мондый күчмә чаралар яшьләргә булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә һәм хәрби белем алу мөмкинлекләре белән таныштыра. Бай тарихы һәм сугышчан традицияләре булган легендар танк училищесына бару үсеп килүче буынның патриотик аңын формалаштыру өчен аеруча әһәмиятле.
Тәрбия буенча директор киңәшчесе Халикова Г. Д.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев