Август киңәшмәсе кысаларында яңгыраган саннар, бихисап бүләкләүләр шуны дәлилли
Укытучыларның быелгы август конференциясе 2 өлештән торды дияргә була.
Башта кунаклар – республика вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, районыбыз җитәкчеләре һәм оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, укытучылар “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында мәктәп коллективлары тәкъдим иткән күргәзмәләр белән таныштылар. Кыскача гына әйтсәк, монда “Ата-аналар берләшмәсе” буенча да, “Авыл уңганнары”на, “Самостоятельные дети”, “Алдынгылар хәрәкәте”, “Волонтерлык хәрәкәте”, “Экология хәрәкәте”, “Хәрби-патриотик клублар эшчәнлеге” һәм “Халыклар бердәмлеге елы”на кагылышлы стендлар урын алган иде. Чыннан да, бик матур манзара бу. Республика вәкилләре моны Әтнә үрнәгендә барлык районнарда да кертергә кирәк дигән фикер дә әйттеләр бу уңайдан.
Киңәшмәнең тантаналы өлеше сәхнәдә дәвам итте. Биредә узган уку елы нәтиҗәләре буенча төрле олимпиадаларда җиңгән укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләп уздылар.
“Шунысы куандыра – бу нәтиҗәләребез алдагы елныкыннан да күркәмрәк”, – дип билгеләделәр.
Җиңүчеләр белән таныш булыгыз.
Рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары призерлары – Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары Регина Гребнева, укытучысы – Гөлнара Ногманова, Ильяр Зарипов, укытучысы – Светлана Сабирҗанова, Зәлия Галләмова, укытучысы – Гөлнара Халикова; татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары призерлары – Түбән Көек төп мәктәбе укучысы Рания Шакирова, укытучысы – Венера Шакирова, Бәрәскә урта мәктәбе укучылары Исламия Әхмәтҗанова, Азалия Нәҗмиева, укытучылары – Һиндия Әхмәтҗанова, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучысы Камилә Шәрипова, Күңгәр урта мәктәбе укучылары Гөлинә Галиева, Зәмирә Мифтахетдинова, укытучылары – Гөлфия Галиева, Күәм урта мәктәбе укучысы Сәйдәш Газизов, ул шулай ук “Олимпка – юл” республика олимпиадасының физика фәне призеры, укытучысы – Хәмит Хәкимҗанов.
Шулай ук татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында үткәрелгән рус теле олимпиадасында призер Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Әлфия Сафиуллина, укытучысы – Эльвира Солтанова, Әлфия Сафиуллина “Олимпка – юл” республика олимпиадасының математика фәне призеры, укытучысы – Наилә Фәйзуллина.
Физик культура буенча олимпиада призеры Күңгәр урта мәктәбе укучысы Абдулла Наимов, укытучысы – Рафил Сибгатуллин.
Татар теле буенча федераль олимпиадада призер булган Иске Өҗем төп мәктәбе укучысы Самира Карамова, татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында үткәрелгән татар әдәбияты олимпиадасы призеры Камилә Сабирова, укытучылары – Гөлсия Каюмова.
Татар теле буенча федераль олимпиадада призер булган Түбән Көек төп мәктәбе укучысы Зәлия Рәхмәтуллина, укытучысы – Гөлшат Галиәхмәтова.
“Олимпка – юл” республика олимпиадасында инглиз теленнән призер булган Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары Рамазан Самиков, Самир Сәйфетдинов.
Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, көнүзәк мәсьәләләр, алга куелган максатлар турында сүз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында дәвам итте. Театр бинасы алдындагы мәйданда узган кыска концерт номерлары да бик матур килеп чыкты. Моннан соң залда киңәшмәнең төп өлеше узды. Аны районыбызның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов чыгышы нигезендә яктырту дөресрәк булыр. Җитәкче бер генә кимчелекне дә яшермичә, булганын дөрес итеп сөйләде дияргә нигез бар. Чөнки республика вәкилләре дә:
– Сезнең мәгарифтәге бер кимчелегегезне белә идек. Ул турыда сүз булмас дип тә уйладык. Әмма докладчы аны яшереп тормады: сәбәбен дә атады, ул кимчелектән котылу юлын да күрсәтте, – диештеләр.
Әлбәттә, белем бирү өлкәсендәге төп яңалык – аның тагын да җайлашуы, заманлашуы. Бу яктан горурланырлыгыбыз бар.
Бу уку елында мәктәп бусагаларын 116 бала атлап керер дип көтелә. Барысы 1121 укучы белем алачак. Бүгенге көндә балалар бакчаларында 404 бала тәрбияләнә. Куанычлы яңалыкларның берсе әле узган уку елында ук гамәлгә керде – Олы Әтнә урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме эшли башлады. Ә быел аны ике төркемгә үк әйләндерергә уйлыйлар. Отышлы һәм ихтыяҗлы ысул, күрәсең, мәгариф бүлеге җитәкчесе аны башка мәктәпләрдә дә булдыру зарурлыгын ассызыклады.
Яңа уку елында Күңгәр урта мәктәбендә агротехник сыйныф ачылуны да көн таләбе дип аңларга кирәк. Ә менә Түбән Көек төп мәктәбендә ашханә төзекләндерелеп, җиһазланды, Бәрәскә урта мәктәбенең газ котеллары яңарды, Күәм урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе яңартылды. Башка мәктәпләрдә дә агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды.
Укытучыларны социаль яклау буенча да эш бара. Бу очракта Россия Президентының кайбер Указларын искә алу да җитә. Әйтик, 25 ел гомуми педагогик стажы булучыга “Хезмәт ветераны” исемен бирү, күп төрле грантлар, субсидия, компенсацияләр әнә шундыйлардан.
Укытучыларыбыз боларга лаек та. Әйтик, узган уку елында 216 укытучының 127се югары квалификацион категорияле иде. Бу 58,8 процентны тәшкил итә. Шулай да кадрлар кытлыгы бар. Яңа уку елында физика, математика, информатика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме укытучылары җитешми. Шөкер, лаеклы ялга чыккан укытучыларны чакырып, моннан чыгу юлын табалар.
Балалар бакчаларында 46 тәрбияче эшли. Аларның 15 проценттан артыгы югары квалификациягә ия.
– Бүгенге көндә тәрбиячеләр алдында торган төп максат – үз туган телләрен, халкыбызның сәнгатен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәтү, – дип тә билгеләде мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Әлбәттә, мәгарифтә төп күрсәткеч – укучы балалар белеме, аерым алсак, имтиханнар нәтиҗәләре. Шунысы кызык, саф татар районында барлык төр имтиханнарның да диярлек күрсәткечләре уртача республиканыкыннан югарырак. Һәм бу инде озак еллар дәвам итә. Бу очракта әнә шул уңышларның үзәгендә кайнаган укытучыларга дәүләт бүләкләрен тапшыруны шәрехләп үтү дөрес булыр.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» исемле тармакның аерым билгесе белән «Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең технология укытучысы Әлфия Закирова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Әхмәтҗанова, Күәм урта гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хөснетдинова бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбенең география укытучысы Рәшит Шәрифҗановка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинә Гайфуллина бүләкләнде.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Күңгәр урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәрдия Вәлиуллина, Күшәр төп гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Ришат Абдуллаҗанов, Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илшат Нәҗметдинов бүләкләнде.
Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Кадыймова, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фазлыева бүләкләнде.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең пенсионер-укытучысы Гөлфия Гәрәева бүләкләнде.
Укытучы һөнәрен популярлаштырган өчен «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Талия Гарипова, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының химия укытучысы Гөлнара Хәбибуллина бүләкләнде.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Наилә Фәйзуллина, Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Халикова, Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Гарипова, Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дания Халикова, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының физика укытучысы Сәид Әхмәдуллин бүләкләнде.
Шулай ук яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән Бәрәскә урта мәктәбенең математика укытучысы Раушания Гыйззәтуллина, Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Рафия Гатауллина, район мәгариф бүлеге бухгалтеры Фәрдия Мәүлетдинова, Яңа Шашы төп мәктәбе пешекчесе Гөлнара Халикова бүләкләнде.
Моннан тыш, Электрон Мактау тактасына кертелгән укытучыларны да, район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булучыларны, озак еллар мәгариф системасында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялга китүче укытучыларны, хәтта, яңа уку елында эшкә килүче яшь белгечләрне дә сәхнәгә чакырып билгеләделәр.
Нет комментариев