Республика этабына уздылар
Мәгариф

Республика этабына уздылар

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Ел укытучысы -2022” бәйгесенең зона этабында район данын яклаган ике укытучы югары баллар җыеп, республика этабына уздылар.

Болар – Олы Әтнә урта мәктәбенең физкультура укытучысы Руслан Исмәгыйлев һәм Комыргуҗа мәктәбененең математика укытучысы Алсу Гатауллина. Сүз уңаеннан, Алсу бәйгенең “Педагогик дебют” номинациясе кысаларында күп баллар җыйган. 


Нет комментариев