Бәхет күктән ишелеп төшкән
Уфада яшәүче ир-ат 130 млн. сумнан артык акча откан.
Ул 50 сумга бер билет алып, “Гослото” лотореясының суперпризына ия булган. Ир кеше 132 млн. 370 мең 192 сум акча откан.
"Мин әлегә ни булганын аңламыйм. Ләкин бу минем һәм якыннарымның тормышын үзгәртәчәк. Мин хәтта бу кадәр акчаны күз алдыма да китерә алмыйм. Әгәр бу акчаны 5 меңлекләр белән алсаң, йөк машинасы тулачак, диләр”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бәхетле ир.
Чыганак : http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/132-mln-sum-akcha-otkan-ir-min-ni-bulganyn-alamyym-di
Нет комментариев