Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елның гыйнварыннан бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары 23 процентка индексацияләнә

Уртача хезмәт хаклары 23 процентка артачак.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Май указларын тормышка ашыру максатыннан бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары 2018 елның гыйнварыннан 23 процентка индексацияләнә, дип хәбәр иткән "Россия 24" телеканалына интервьюда Россия финанс министры Антон Силуанов. Бу хакта ТАСС җиткерә.

"Киләсе елда без президентның 2012 елдагы май указларында салынган карарларны тулысынча тормышка ашырабыз. 2018 елның гыйнварыннан, президент куйган бурычларны үтәп, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр хезмәт хаклары белән тәэмин ителәчәк, диде министр. - Уртача хезмәт хаклары 23 процентка артачак".

Россиядә хезмәт хакларының реаль үсеше инфляциядән югары булып, 4,1 процентка җитәчәк, дип билгеләп үткән Россия финанс министры.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154979/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев