Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыклары белән киңәшмә үткәрде

Экспертлар Путинның төбәкләр башлыклары белән киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча фикер алышачак һәм вирус белән көрәшү буенча Татарстанның гамәлләрен бәяләячәк.

 Бүгенге Киңәшмә барышында Путин Хөкүмәткә бизнеска ярдәм итү программасын әзерләргә кушты, субъектлар башлыкларының игътибарын икътисадны туктатырга һәм предприятиеләр эшен күпләп чикләргә ярамый, дип белдерде.

Ил Президенты төбәкләр бюджетларын вируска каршы көрәш максатларына тоту хокукын яңгыратты. Субъект башлыкларының җаваплылыгының югары булуын ассызыклады. Президент башлыкларга һәр предприятиенең проблемаларына игътибар итү һәм мәшгульлекне саклап калуга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.


9 апрельдә «Волга» экспертлар штабы утырышы узачак –экспертлар Россия Президенты Владимир Путинның 8 апрельдә узган регионнар җитәкчеләре белән киңәшмәсе нәтиҗәләре турында фикер алышачак. Штаб утырышы зум-конференция форматында узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк 
https://www.youtube.com/watch?v=I9UDdLp7Eko

Экспертлар ил Президентыннан төбәкләр җитәкчеләре алган җайланмалар һәм посыллар турында фикер алышачак һәм коронавирус эпидемиясе ситуациясендә барлыкка килгән иң яхшы региональ тәҗрибәләрне бәяләячәк. Федераль экспертлар эпидемия шартларында төбәк башлыкларының роле һәм җаваплылыгы турындагы мәсьәләне күтәрәчәк.

Онлайн-дискуссиядә катнашачак:

* Марат Бәширов, «бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең Милли Лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге каршындагы бәйсез директорлар Милли реестры әгъзасы.
* Алексей Куртов, Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.
Михаил Виноградов   "Петербург сәясәте" фонды президенты»
* Аббас Галләмов, политолог
* Александр Малькевич, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, милли кыйммәтләрне саклау фонды президенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев