Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Алсу тамашачыларына сюрприз әзерләгән

Җырчы Алсу иҗатын яратучыларга бик тиздән сюрприз әзерләячәген әйткән иде. Ул яңа клип төшерә һәм шуннан бер фотоны социаль челтәрләргә дә элгән. Бу хакта 7Дней хәбәр итә. Клип өчен җырчы чәчен акка буяткан. Бу исә фанатлары арасында шау-шу тудырды. Күпләрнең фото астына: "Бик матур", "Яңа һәм көтелмәгән образ", "Менә син...

Җырчы Алсу иҗатын яратучыларга бик тиздән сюрприз әзерләячәген әйткән иде. Ул яңа клип төшерә һәм шуннан бер фотоны социаль челтәрләргә дә элгән.

Бу хакта 7Дней хәбәр итә.

Клип өчен җырчы чәчен акка буяткан. Бу исә фанатлары арасында шау-шу тудырды. Күпләрнең фото астына: "Бик матур", "Яңа һәм көтелмәгән образ", "Менә син нинди!" дип язып куйганнар.

Узган елны Алсуның өченче улы туган иде, әлегә кадәр ул улы Рафаэльның фотоларын беркая да элмәде. "Якын арада да эләргә җыенмыйм, мин социаль челтәрләрне иҗатым өчен генә булдырдым. Балаларым минем өчен пиар түгел. Бу тема минем өчен ябык. Ирем белән без шундый карарга килдек, ул безнең ныклы позициябез", - ди Алсу.

Чыганак: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев