Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“AnimalProfi” форумы уза

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында "Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр" исемендәге Россиякүләм һөнәри "AnimalProfi" форумы уза. Әлеге форумның программасы хуҗалык вә­килләре сораулары ни­гезендә төзелгән. Чы­гыш ясаучылар арасын­да зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле прак­тик-киңәшчеләр дә байтак иде. "AnimalProfi" фо­ру­мы­ның оештыру коми­те­ты спикерлар бе­лән бер­­гәләп...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында "Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр" исемендәге Россиякүләм һөнәри "AnimalProfi" форумы уза.
Әлеге форумның программасы хуҗалык вә­килләре сораулары ни­гезендә төзелгән. Чы­гыш ясаучылар арасын­да зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле прак­тик-киңәшчеләр дә байтак иде. "AnimalProfi" фо­ру­мы­ның оештыру коми­те­ты спикерлар бе­лән бер­­гәләп форумны бар­лык дөнья ветери­нария һәм зоотехния­дәге бе­лемнәренә, прак­­ти­кага, заманча тен­­денцияләргә нигез­лә­неп әзерләгән. Анда кат­­нашучылар биредә үз­­ләренең сорауларына җавап табып, яңа идея­ләр, үз өлкәләренә ка­­гылышлы яңа белем­нәр туплап кайтып китәчәкләр.
- Бик файдалы форум булды бу, - дип саный Әтнә Ветеринария стан­циясе җитәкчесе Рөс­­тәм Хашимов.
Әйтик, данлыклы "Ни­тофарм" вәкилләре чы­гышы зур кызыксыну уяткан. Фирма вәкилләре яңа төр дарулар, шулай ук яңа­ча дәвалау ысуллары белән таныштырганнар. Форумның файдасы тагын шунда - биредә район күмәк хуҗалыкларының мал табиблары да катнаша. Һәрхәлдә, алар бик күп яңалык, кирәкле мәгълүмат туплап китәрләр дигән ышаныч бар.
Әтнә районы терлекчелеге - ветеринария өлкә­сендәге яңалыкларга бик бай. Алар тагын да артыр дип өметләник. Кунаклар да ерак юлдан килеп, Әтнәдән бернинди яңалык та алмыйча китмәс. Ә бездә алар бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев